<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Гомер юлым</title>
<lyrics>[V1]
 Сүтә - сүтә хәтер йомгагымны,
 Очын - очка ялгап уйларымны.
 Күзаллыймын гомер юлларымны
 // Һәм барлыймын үткән елларымны. //

[V2]
 Гомер юлы бик тиз үтелсә дә
 Байтак икән абынган җирләр дә
 Куп бозылган куелган чикләр дә,
 // Куп кылынган бик яман эшләр дә. //

[V3]
 Эх, аяныч, яман гадәтләргә
 Җаным - тәнем шундый күнеккән.
 Еллар буе җыйган гөнаһларым
 // Миңа инде тәмам береккән. //

[V4]
 Үлем килсә, бу гөнаһлар белән
 Ничек барыйм Ходай каршына.
 Бик соң булыр тәүбә итәргә дә
 // Кылган эшләремнең барсына. //

[V5]
 Әле җаным тәнемдә чагында
 Гөнаһларым өчен үкенеп,
 Тәңрем, мине гафу итүеңне
 // Сорыймын мин Синнән үтенеп. //

[V6]
 Кичер мине, Аллам, кичер мине
 Гөнаһ коллыгыннан Син коткар.
 Иман биреп, изге юлларыңнан
 // Мәңгелек тормышка алып бар. //</lyrics>
<hymn_number>103</hymn_number>
</song>